Сарман авылында яшәүче Тәхаутдинова Нәсимә Тәхаутдин кызына бүген 90 яшь тулды

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләкләре тапшырды.Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров, Сарман гимназиясе директоры Ләйсән Шамилова, якыннары да юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр. 

 

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International