Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Җәлил бистәсендә яшәүче Ахунҗанова Фәүзия Әбүбәкер кызы үзенең туксан яшен билгеләп үтте.
Традиция буенча юилярны котларга Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Мөхәммәтгәрәев, Җәлил поселогы башлыгы Р. Ә. Кәримов, «Җәлилнефть» НГДУ профком рәисе В. Н. Филимонов һәм ветераннар Советы Рәисе Р. А. Харисов килделәр. Кунаклар Фәүзия Әбүбәкер кызына нык сәламәтлек, иминлек, якыннарының һәм туганнарының аңлашуын теләделәр, аңа истәлекле бүләк һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау тапшырдылар.
Фәүзия Әбүбәкер кызы кунакларга аларның буын кешеләрен хәтерләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Фәүзия Әбүбәкер кызына сәламәтлек һәм бәхет телик.