Иң мөһиме турында

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Халыкара гаилә көненә «Гаилә канаты астында» ТР РОО мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен «Иң мөһиме турында» шигырь сөйләүчеләрнең Республика конкурсын оештырды. Әдәби әсәр ярдәмендә балалар гаилә, кеше сөю, гаделлек, игелеккә ышаныч, гаилә һәм үз Ватаныбыз алдында әхлакый бурычны үтәргә омтылыш кебек рухи-әхлакый кыйммәтләр турында сөйләү мөмкинлегенә ия булдылар.

Конкурста җиңүчеләрне Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлары, «Дети-Нечкәбил-Балалар» яшьләр хәрәкәтенең Экспертлар советы, ТР иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, ТР Журналистлар берлеге әгъзалары, ТР атказанган мәдәният эшлеклеләре катнашында эксперт жюрие билгеләде.

15 май көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында “Нечкәбил-2019” конкурсының сайлап алу туры ачылды. Анда нәфис сүз осталары конкурсы лауреатларына дипломнар тапшыру тантанасы узды.

Үз яшь төркемендә Җәлил гимназиясе укучысы Якупов Илназ җиңүче булды.

Без аңа киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International