Сәламәт тәндә-сәламәт рух

2019 елның 17 мае, җомга

Сәламәт тәндә-сәламәт рух, һәм бу рухны  кечкенә яшьтән үк үстерергә кирәк. Шуңа күрә балаларны мәктәп эскәмиясеннән үк иртәнге зарядканы үтәргә өйрәтү бик мөһим. Галимнәр зарядканың уяну процессын тизләтүен, физик сәламәтлекнең гомуми торышын яхшыртуын, көчләрне ныгытуын һәм ышаныч өстәвен исбатлады. Беренчедән, иртәнге зарядка уянырга  мөмкинлек бирә һәм киләчәк көннең унышлылыгын арттырырга булыша. Икенчедән, иртәнге зарядка иммунитетны ныгыта. Мәктәпнең балалар хәрәкәте активистлары укучылар белән иртәнге зарядка үткәрәләр. Зарядкага балалар бик теләп катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International