16 нчы май көнне Сарманда "Куркынычсыз тәгәрмәч-2019" муниципаль конкурсы узды. Конкурс 3 этапта үтте: "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр", медицина конкурсы һәм иң яхшы велосипед йөртүче. “Җәлил гимназиясе”нең 4 нче В сыйныфы укучысы Гатин Илфат «Автошәһәрчектә велосипедны фигуралы йөртү» этабында шәхси беренчелектә (малайлар арасында) икенче урынны алды һәм «Хәрәкәтнең яшь инспекторы» исеменә лаек булды. Уңышлары белән котлыйбыз!