Район Советында атналык киңәшмә

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Бүген утырышлар зур залында район Советының атналык киңәшмәсе узды, аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча «2019 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау алдыннан 26 майда алдан тавыш бирүне үткәрү турында» район Башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева чыгыш ясады.

Районда үзмәшгуль гражданнарны теркәү барышы турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимова сөйләде.

"Территорияләрне санитар чистарту буенча икеайлык үткәрү турында" гы өченче мәсьәлә буенча сүз Башкарма комитетның административ комиссиясенең җаваплы сәркатибе Марат Шәеховка бирелде.

Аннары авыл җирлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләр белән Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габдулгазизов таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International