Хәйрия концерты

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

15 май көнне Әлмәт шәһәренең балалар йортында Җәлил беренче урта мәктәбе хәйрия концерты оештырды. Балалар алдында 10нчы сыйныф укучылары “Алиса в стране чудес” музыкаль  спектакле белән чыгыш ясады. Концерт ахырында балалар йорты директоры Максутова Любовь Андреевна чыгыш ясады. Ул хакимият исеменнән Җәлилнең беренче урта мәктәбе җитәкчелегенә, концертта катнашучыларга искиткеч бүләкләр һәм тәрбияләнүчеләргә күңел җылысы бүләк иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Без Башкарма комитет җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев Ә.Ф., мәгариф бүлеге җитәкчесе Сабиров А.З, мәдәният йорты директоры Гамирова В.Б., балалар сәнгать мәктәбе директоры Гыйльметдинова Г.М. зур рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International