2019 елның 19 май көнне безнең гимназиядә 4 А сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе үткәрелде. Сыйныф укытучысы Вәлиева Л.Ф. яхшы укучыларга грамоталар тапшырды. Гимназиянең директоры Булатова Г.Н. укучыларны, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. Бәйрәмдә укучылар узләренең осталыкларын күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бүген 4 А сыйныф укучылары 5 сыйныфка “адым” ясады. Аларга уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!