21 май көнне Зур Нөркәй авылында санитар-экологик икеайлык кысаларында 2 чишмә төзекләндерелде.
Табигый чыганакларны төзекләндерү буенча чаралар чишмә суын кулланучы кешеләр өчен уңай шартлар тудыру максатыннан үткәрелә.
Оештыручылар чишмәгә барганда, һәр кеше аның янында үзен мәдәни тотарга, чисталыкны сакларга, шулай ук башкаларга яхшы үрнәк күрсәтергә кирәклеген аңларлар, дип өметләнә.