Җәлил поселок китапханәсе Хезмәт Даны музее белән берлектә «И пусть поколения знают…» исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичәдә Бөек Ватан сугышы ветераны Миргалимов Фарасат Миргарифанович, тыл хезмәтчәннәре Мирзиянова Накыя Бәхтегәрәевна, Сөләйманова Гәуһәр Набиулловналар катнашты. Алар яшь нефтьчеләргә, укучыларга авыр сугыш еллары, үзләренең хезмәт юллары турында сөйләделәр. «Җәлилнефть» идарәсенең профком рәисе Филимонов Владимир Николаевич ветераннарга олы рәхмәт сүзләрен җиткерде, ящь буынны алар сөйләгәннәрдән дөрес нәтиҗә ясап, өлкән буынның дәвамчылары булырга чакырды. Кичә барышында укучылар Муса Җәлил шигырьләрен укыдылар. Очрашу «Война. Народ. Победа» презентациясе слайдларын карау, «Во имя жизни на земле» китап күргәзмәсе белән танышу, укучылар һәм китапханәчеләр әзерләгән музыкаль номерлар тыңлау белән аралашып барды.