Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында мәктәп укучыларының республика, Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

2019 елның 22 маенда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында мәктәп укучыларының республика, Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Әлеге чарада безнең район укучылары да катнашты. Гарипова Илзия (Җәлил беренче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы) химия буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчесе һәм укытучы Шәяхмәтова Рима Мөбарәк кызы, Яббарова Диана (Җәлил беренче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы) сәнгать буенча Бөтенроссия олимпиадасы призеры һәм аны әзерләгән Шәйхетдинова Флүзә Фаварис кызы бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International