"Сарман аграр көллияте"нең 51 нче төркеме студенты Тимербаев Азат Нияз улы Ростов шәһәрендә узган "Авыл хуҗалыгын механикалаштыру" компетенциясе буенча WorldSkills Бөтенроссия һөнәри осталык чемпионатында I урынны яулады. Бөтенроссия чемпионатында җиңүе белән Тимербаев Азатны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры М.Г. Әхмәтов бүләкләде.