23 майда район башлыгы Фәрит Хөснуллин, 2019 елда район территориясендә тормышка ашырыла торган төзелеш һәм капиталь ремонт программалары кысаларында, «Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ГКУ вәкилләре, ведомство карамагындагы структуралар җитәкчеләре, шулай ук подрядчы оешма җитәкчеләре катнашында, объектларда атналык күчмә киңәшмә үткәрде.
Эшлекле сәфәр барышында киңәшмәдә катнашучылар районның 5 торак пунктында 10 төзелеш һәм капиталь ремонт объектында булдылар. Фәрит Мөнәвирович эшне вакытында тәмамларга кушты, шул ук вакытта сыйфатны киметмичә.