23 нче май көнне «Җәлил гимназиясе» укучылары Җәлил поселогының 32нче янгын сүндерү частена бардылар. Янгын сүндерү хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләр вакытында үз осталыкларын күрсәттеләр, зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү, шартлы янгын сүндерү... Аннан соң көнкүреш һәм ял шартлары белән таныштырдылар, парктагы янгын сүндерү машиналарын карадылар. Балалар күргәннәрдән бик канәгать калдылар һәм экскурсия өчен рәхмәтләрен белдерделәр.