22 нче май көнне “Җәлил гимназиясе”нең 4 нче б сыйныфы башлангыч мәктәп белән саубуллашты. Балалар көне буе Әлмәт шәһәрендә ял иттеләр: башта алар Sky City батут үзәгендә булдылар, аннары шәһәр паркында карусельләрдә атындылар. Тантаналы өлеш «Ассоль " кафесында узды. Аннан соң укучылар пазл җыйган планетарийда булдылар һәм мавыктыргыч фильм карадылар. Кичәдән бик канәгать булып, шатланып өйләренә кайттылар.