23 май көнне балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спорт залында 2001 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча Сарман муниципаль районы беренчелегенә ярышлар узды. Уен нәтиҗәләре буенча егетләр арасында беренче урынны Җәлил икенче мәктәбе, II урынны Петровка Завод мәктәбе командасы , III урынны Сарман 1 нче урта мәктәбе командасы алды. Кызлар арасында Җәлил икенче мәктәбе командасы – I, Илексаз мәктәбе командасы – II, Җәлил беренче мәктәбе командасы III урынны алды.