Укытучыбыз әдәби бүләккә лаек булды

2019 елның 25 мае, шимбә

Матбугат көне уңаеннан Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә язучы, журналист Хәниф Хәйруллин исемендәге премияләр тапшыру тантанасы булды. Премияләргә хәбәрчеләребез - Сарман авылыннан Клара Вәлишина, Җәлилдән Ландыш Шәйдуллина, мәгариф бүлеге белгече Илназ Дәүләтбаев лаек булдылар. Бүләкләрне Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова һәм иганәчебез - Хәниф абыйның улы Ленар Хәйруллин тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International