Бүген Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Әлбәттә, чыгарылыш сыйныф укучыларына аерым игътибар бирелде. Укытучылар һәм ата-аналар исеменнән алар өчен изге теләкләр яңгырады. Тантананың соңгы мизгелдә күккә шарлар күтәрелде.
Хәерле юл, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, сезгә һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим.