Профсоюз оешмалары арасында туристик слет

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының 100 еллыгына һәм ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында «Идел» яшьләр үзәгендә 25 һәм 26 май көннәрендә Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең Бөтенроссия һөнәри берлеге Татарстан республика оешмасының профсоюз оешмалары арасында туристлык слеты узды.
 Чарада Татарстан Республикасының 43 районыннан муниципаль хезмәткәрләр катнашты. Безнең районны иң актив яшь катнашучылар, профсоюз әгъзалары Айдар Нариманов, Рөстәм Сабиров, Гөлназ Исламова һәм Алинә Фартдинова тәкъдим иттеләр. 
Слетның беренче көнендә " КВИЗ, ПЛИЗ!"төрле өлкәдә билгеле бер белемнәр таләп иткән - кино, музыка, спорт, география, әдәбият, сәнгать, компьютер уеннары һәм башкалар. Бердәмлек, командада эшли белү, тиз һәм дөрес карарлар кабул итү – болар барысы да Сарман районы командасын Саба районы белән берлектә беренче урынга китерде.
 Икенче көнне спорт юнәлеше һәм контроль-туристик маршрут ярышлары узды. Кояшлы матур һава торышы, күңелле музыка һәм дәртле җырлар-болар барысы да чарага дустанә атмосфера бирде. Соңыннан барлык командалар да дипломнар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International