2019 елның 27 маенда Сарман муниципаль районының сәләтле балалары слеты узды. Слетта республика һәм Бөтенроссия этабы җиңүчеләре һәм призерларына Сарман районы башлыгы гомуми суммасы 225 000 сумлык сертификатлар тапшырды. З. К Ягудина «Татнефть " хәйрия фонды исеменнән Җәлил беренче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы, сәнгать буенча Бөтенроссия олимпиадасы призеры - Яббарова Дианага Go-Pro экшн-камерасын һәм йомшак уенчык тапшырды. Муниципаль этап җиңүчеләре һәм призерлары, «Елның иң яхшы укучысы» муниципаль конкурсы призерлары мәгариф бүлегенең грамота һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Шулай ук мәгариф бүлегенең грамотасы белән 2018/19 уку елында фән олимпиадалары нәтиҗәләре буенча җиңүче мәктәпләр бүләкләнде.