Иске Кәшер урта мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме онытылмаслык тантаналы шартларда узды.

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

25 май көнне Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме,  бу көнгә бәйләнеше булган барлык кешене – район җитәкчелеген, авыл җирлеге вәкилләрен, ата-аналарны, укытучыларны, чыгарылыш сыйныф укучыларын, беренче сыйныф укучыларын, дусларны бергә җыйды. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучыларына аерым игътибар бирелде. Алар өчен изге теләкләр һәм юлламалар яңгырады.

Тантана кунаклары чыгарылыш сыйныф укучылары, ата-аналар һәм укытучылар адресына котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

Мәктәп директоры укучыларга имтиханнарны, югары уку йортларына керүне бик яхшы итеп үтүләрен теләде. Олы тормышка теләк сүзләре белән сыйныф җитәкчеләре, беренче укытучылар мөрәҗәгать итте.

Бәйрәм сәхнәсендә Соңгы кыңгырау турында җырлар яңгырады, барлык мәктәп хезмәткәрләренә, ата-аналарга һәм дусларга чыгарылыш сыйныф укучылары шигырьләр һәм дәртле биюләр рәвешендә рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Соңгы кыңгырау яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International