Казан шәһәренең "Байтик" лагере базасында " Глаголъ" рус этномәдәни компоненты белән IV профильле смена узды.

2019 елның 28 мае, сишәмбе

21-23нче май көннәрендә Казан шәһәренең "Байтик" лагере базасында "Глаголъ" рус этномәдәни компоненты белән IV профильле смена узды. Бу сменада "Җәлил гимназиясе"нең 10а сыйныф укучысы Хаҗиева Адилә катнашты. Смена кысаларында рус әдәбияты классикларының, рус язучысы, прозаик һәм драматург Максим Горькийның тууына 150 ел тулуга багышланган шигырь укучылар конкурсы узды. Моннан тыш, чарада катнашучылар ачык дәресләр карадылар, рус халык киемнәре тарихы буенча лекция тыңладылар, "Брейн-ринг" команда уенында, рус халык уеннары фестивалендә, балчыктан сызгыргычлар, милли курчаклар, киез итек әвәләү һәм баш киеме ясау буенча мастер-классларда да катнаштылар. Программа төрле чараларга бик бай булды. Өченче көнгә нәтиҗәләр ясалды. Балаларга сертификатлар,рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International