27 майда барлык яшь талантлар район мәдәният йортына, Сарман муниципаль районының «Сәләтле балалар слеты» уңаеннан, ныклык, белемгә омтылыш, иҗатка мәхәббәт, кызыксынучанлыклары өчен бүләкләнү тантанасына җыелдылар.
Бигрәк тә мәктәптә укудан тыш, үз өстендә эшләүче балаларны, рухи үсеш һәм сәнгать - эстетик үсеш өчен вакыт табуларын билгеләп үтәсе килә, чөнки хәзерге вакытта төрле яктан үскән шәхес булу бик мөһим.
Яшь талантларны бүләкләү безнең йолдызчыкларыбызның концерт номерлары белән үрелеп барды. Һәр чыгыш артында укучыларның зур хезмәте, укытучыларның түземлеге, һәм, әлбәттә инде, һәр ата-ананың зур өлеше тора…
Әмма моңа Сарман районы башлыгы-Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы Һәм Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызының ярдәменнән башка ирешеп булмас иде. Рәхмәтне сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмый, ул күптән көтелгән җиңү сөенеченең күз яшьләре, шатлыклы елмаюлар һәм балаларның көлүе, иҗат коллективлары һәм башкаручылары хөрмәтенә алкышлар белән сугарылган.
Слетта барлык җиңүчеләргә акчалата сертификатлар, шулай ук «Созвездие – Йолдызлык 2019»зона турында җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.