Безнекеләр - сәләтле балалар слетында

2019 елның 28 мае, сишәмбе

27 май көнне безнең Илексаз мәктәбе укучылары Сарман муниципаль районының сәләтле балалары слетында катнаштылар. Слетта Бөтенроссия фән олимпиадасының рус теле буенча муниципаль этап җиңүчесе булган 7 нче сыйныф укучысы Мансурова Гүзәл һәм җәмгыять  белеме буенча муниципаль этап җиңүчесе булган 8 нче сыйныф укучысы Рәхимов Айрат мәгариф бүлегенең грамота һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Аларга алдагы укуларында зур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International