Районыбызның чик сакчылары бәйрәм иттеләр

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Район үзәгендәге ял паркында чик сакчылары узган ел һәйкәл куйганнар иде.

Быел да шул истәлекле урынга җыелып, алар бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Тантанада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде. Аларның аеруча активларына медальләр, Рәхмәт хатлары тапшырылды. 
Бүгенге көндә районда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән 291 ир-егет яши.

 

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International