Сабантуй бәйрәменә әзерлек уңаеннан өмә узды

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

28 май көнне Карашай-Саклау авыл җирлегенең барлык бюджет галимнәре Сарман район үзәгендә мәйдан территориясен җыештыруда һәм төзекләндерүдә актив катнаштылар. Тиздән нәкъ менә биредә татар халык бәйрәме Сабантуй узачак. Һәр оешма әлеге чараны әзерләүгә үз өлешен кертергә тырышты. Кемдер талдан коймалар үрде, әмма төп эш бөтен территорияне коры үлән һәм чүп-чардан арындырганнар. Һәр коллективның җайга салынган эшендә уртак уңай кәеф чагыла иде. Өмәдән соң территория чисталыгы белән балкыды. Хәзер аны саклап калу-һәркемнең бурычы!

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International