Сарман районында быелгы уку елын 536 укучы тәмамлый. Шуларның 177 се – 11 нче сыйныф укучылары.
Быел бердәм дәүләт имтиханын тапшыру вакыты 27 майдан алып 13 июньгә кадәр билгеләнгән. 27 нче май көнне укучылар сайланма фән – рус әдәбиятыннан имтихан тапшырдылар. Безнең районда укучылар имтиханнарны Җәлил гимназиясендә урнашкан имтихан бирү пуктында бирәләр.29 нчы май көнне укучылар математика фәнен тапшырдылар. Укучыларга алдагы имтиханнарда уңышлар телибез!