31 майдан 3 июньгә кадәр Казан шәһәрендә "Аҗаган" республика хәрби-спорт уены узды. Анда Җәлил икенче мәктәбе командасы Татарстан Республикасы Сарман районы данын яклады.
«Аҗаган» республика этабында ярышларның зона этапларында җиңүче командалар катнашты. Быел көндәшлек республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән 14 команда арасында барды.
Уен нәтиҗәләре буенча егетләр һәм кызлар арасында шәхси зачетта гомумкоманда җиңүчеләре һәм җиңүчеләр билгеләнде. Башаров Артур шәхси нәтиҗәләре буенча «спорт ориентлашуы», Сафиуллина Илиза «Отжимание» дисциплинасында III урынны алды. Безнең команда өч уенда II-III гомумкоманда җиңүе яулады.
Әлеге уен нәтиҗәләре буенча безнең команда барлык командалар арасында 8 нче урынны алды. Афәрин, балалар! Без сезнең белән горурланабыз!