Карашай-Саклау авылында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан “Балалар иленә сәяхәт” дип исемләнгән балалар сабантуе узды

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Карашай-Саклау авылында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан “Балалар иленә сәяхәт” дип исемләнгән балалар сабантуе узды. Балаларны бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, җирлек башлыгы Вероника Хөсниева, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова,”Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов котладылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Сабантуй күңелле уеннарга, ярышларга бик бай булды. Иганәче авылдашларыбыз Фазлыев Бәһдәр һәм Вагыйзов Ирек гаиләләре бәйрәмне оештыруга зур ярдәм иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International