Балачак…Нинди күңелле ,самими чак...Күңел канатланып оча , аяклар туктаусыз каядыр чабалар...Балаларның күкләре аяз , йокылары борчусыз булсын дигән теләктә ,Мортыштамак авыл советы , мәдәният йорты , китапханә , музей хезмәткәрләре ял паркында 1 нче июнь көнне “Күңелле балачак” исеме астында бәйрәм үткәрделәр . Балалар күңелле эстафеталарда , татар халык уеннарында катнаштылар , биеделәр , җырладылар . Соңыннан самавырны мактый-мактый чәй эчтеләр .