13 нче июнь көнне Район үзәгендәге Даулы болында өлкәннәр Сабан туе үткәрелде. Район өлкәннәрен бәйрәм белән иң элек район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде.
- Безнең бүгенге тыныч һәм имин тормышыбызда сезнең өлешегез зур. Без дә сезгә ярдәм итә һәм тормышыгызга ямь өсти алсак иде, - диде ул.
Район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов өлкәннәрне уеннарда актив катнашырга чакырды, күңелле ял теләде.
Өлкәннәр сулы чиләк-көянтә белән, кашыкка йомырка салып, капчык киеп йөгерүдә, кул көрәше, чүлмәк вату, таяк тартышу, бәрәңге җыю һәм башка кызыклы бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар, ә микрофоннар яныннан җырга, нәфис сүзгә осталар өзелмәде. Шул арада күмәкләп биеп алырга да өлгерделәр.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.