Кече Сабантуй

2019 елның 14 июне, җомга

«Кояшкай» мәктәп яны лагеренда күңелле балалар Сабантуе гөрләп узды. Дәртле музыка яңгырады. Бәйрәмне алып баручылар ачып җибәрде. Мәктәп яны лагере хезмәткәрләре балалар өчен кызыклы конкурслар, уеннар һәм ярышлар оештырдылар. Уеннар, аркан тарту, күңелле эстафета, капчык киеп йөгерү уеннары  балаларга шатлык өләште. Күңелле уеннар һәм ярышлар беркемне дә игътибарсыз калдырмады. Кызлар һәм малайлар уеннарда рәхәтләнеп ял иттеләр, көч һәм җитезлек күрсәттеләр. Уеннарда һәм ярышларда катнашып, балалар канәгать калдылар, тәэсирләр тупладылар. Балалар Сабантуенда катнашучылар булмады, һәр бала тугыз мәйданчыкта узган уеннарда һәм конкурсларда актив катнашырга тырышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International