Җәлилдә "Мәдәни мохит" проекты атна саен төрлеләнә бара.
13 июньдә чаралар бистәнең ике мәйданчыгында берьюлы барды.
"Юбилейный" паркында Инна Леонтьеваның "мәхәббәт турында җырлыйбыз" дигән концерты узды.Тамашачылар рәхәтләнеп җырлар тыңладылар һәм җырладылар, шулай ук яраткан хитларына биеделәр.
Җәлил поселок китапханәсе дендропаркта балалар өчен "Каникуллар һәм без!" интерактив программа оештырды. Карлсон, Убырлы карчык һәм башка әкият персонажлары «Тылсымлы сандыкны эзләп " дигән квест – уен үткәрделәр. Уен барышында балалар команда рухын, спорт, интеллектуаль һәм иҗади осталыкларын күрсәттеләр.
Чараның дәвамы - фетрдан "Ключница" һәм киездән "Брелки-яблочки" эшләнмәләрен ясау буенча мастер-класслар булды. Җәлил балалар сәнгать мәктәбе укытучылары йоннан алма ясау процессын аңлаешлы итеп күрсәттеләр. "Ключница" мастер-классы да бәйрәм кунакларын сөендерде. Балалар һәм аларның әти-әниләре чәчәкләр,күбәләкләр кистеләр.Бәйрәм бик кызыклы һәм эчтәлекле үтте.Чарада катнашучылар бик канәгать калдылар.