Җәлилдә "Мәдәни мохит" проекты: "Дус күршеләр" бәйрәме, мастер-класс, дендропаркта концерт

2019 елның 16 июне, якшәмбе

Матур традиция буенча Җәлилдә «Мәдәни мохит»проекты кысаларында чаралар дәвам итә.
Кичә, 15 июньдә, поселокның төрле мәйданчыкларында берничә чара узды.
Тукай урамында күршеләр өчен чын бәйрәм үткәрелде. Өлкәннәр һәм балалар, якын-тирә урамнарда яшәүчеләр җыелды. Алар барысы да балалар уен мәйданчыгыннан яңгыраган күңелле музыка тавышына килделәр. Алып баручы Инна Леонтьева бик күп конкурслар һәм уеннар үткәрде, шулай ук җырлар башкарды.Бәйрәм кунаклары уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар, җырладылар һәм биеделәр.Бәйрәмдә Җәлил поселогы башлыгы Р. Ә. Кәримов катнашты. Кичә җылы һәм дустанә атмосферада үтте. 
Дендропаркта Җәлил балалар сәнгать мәктәбеннән мастер-класс бик күңелле һәм кызыклы үтте. Балалар чараның башлануын түземсезлек белән көттеләр. Алар өчен педагоглар "Позитив песиләр"дигән мастер-класс әзерләгәннәр.Балалар чарадан бик канәгать калдылар, алар әти-әниләре белән бергәләп үзләренең песиләрен буядылар.
Мастер-класс  салмак кына яшьләр-күңел ачу программасына күчте. Җәлил мәдәният сарае хезмәткәре Эрик Гыйззәтов җанлы концерт әзерләде. Чарада  НТВ каналында "Ты супер" халыкара телевизион проектының икенче сезон финалисты В. Скрипаль катнашты. Ул җәлиллеләрне В. Меладзе һәм Г. Лепсның "Обернитесь" һәм П. Гагаринаның "Кукушка" җырына кавер җырлары белән сөендерде.
Тамашачылар үз җырларын башкаручы Т. Бодровны һәм А. Хадыковны җылы каршы алдылар. Концерт поселок халкы өчен яхшы бүләк булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International