2019 елның 12 июлендә Азнакай муниципаль районының Азнакай шәһәрендә төрки халыкларның " Чатыр тауда җыен-2019» халыкара халык иҗаты фестивале узды.
Фестивальдә Россия Федерациясе төбәкләреннән Татарстан һәм Башкортостан Республикаларыннан, Оренбург өлкәсеннән фольклор коллективлар катнашты.
Сарман районын тәкъдим иттеләр:
- декоратив-гамәли сәнгать остасы Минһаҗева Илфира Заһит кызы (Иске Кәшер авыл мәдәният йорты);
- Сарман район мәдәният йортының «Фирүзә» фольклор коллективы;
- Ләшәү Тамак авыл мәдәният йортының «Ләйсән» фольклор коллективы;
- Зур Нөркәй авыл мәдәният йортының «Зөбәрҗәт» халык фольклор коллективы;
- «Гайлә учагы» гаилә инструменталь ансамбле, Юзлибаев Айнур Марат улы (тальян, соло),Юзлибаева Рәмзия Марсель кызы Җәлил бистәсе, балалар музыка мәктәбе ;
- Мөхәммәтҗанов Илназ (гармун-хромка, соло) Иске Минзәләбаш авыл мәдәният йорты.
Фестивальдә катнашучыларның барысы да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.