Район халкының үзе яшәгән торак пунктының, районның экологик проблемаларына игътибарын күбрәк җәлеп итү максатында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәм «Волонтер» ирекле оешмасы әгъзалары тарафыннан «Бүзат» чишмәсе территориясен һәм яр буйларын чистарттылар.
Әлеге чара «#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН - Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» ирекле акциясе кысаларында үткәрелде.