Мәктәп укучылары "Язгы игелек атнасы" Республика иреклеләр акциясенең барлык чараларында да актив катнашалар. "Игелекле Җир» тематик көне вакытында мәктәп активистлары укучылар өчен чыгыш әзерләделәр, икенчел чималдан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. Чараның төп максаты-экологик проблемаларга игътибар җәлеп итү һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.