Бөтендөнья аеклык көне кысаларында Җәлил беренче мәктәбендә сәламәтлек һәм спорт көне узды. Балалар кросс стадионда йөгерделәр, аннары ярышларны мәктәпнең спорт мәйданчыгында дәвам иттеләр: аркан тартышу, эстафета, палатка җыю. Балалар вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр.