11 нче сентябрьдә мәктәбебездә авылдашыбыз Әлмәтнең “Каурый каләм” язучылар оешмасы , “Җәлил чаткылары”әдәби оешмасы әгъзасы Хабибуллина Фәйрүзә апа белән очрашу үткәрелде. Ул укучыларга “Тәгәрәде гомер йомгагым”дигән китабын тәкъдим итте.Туган як,авыл, табигать турындагы эчтәлекле шигырьләрен укыды.