Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Юл хәрәкәте иминлеге" нең Сарман һәм Мөслим районнарында бүлек җитәкчесе Ситдыйкова Алсу Разин кызы "Юл йөрү кагыйдәләре. Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү" дигән темага түгәрәк өстәл уздырды. 1 нче сыйныф укучылары зур кызыксыну белән конкурсларда катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында очрашуда катнашучыларның барысы да «Куркынычсыз юл» китаплары белән бүләкләнде.