Укучылар «Чиста яр» республика акциясендә һәм «Яшел Россия» Федераль акциясендә катнаштылар

2019 елның 13 сентябре, җомга

2019 елның 13 сентябрендә Иске Кәшер урта мәктәбе укучылары «Чиста яр» республика акциясендә һәм «Яшел Россия» Федераль акциясендә катнаштылар. Акцияләрнең максаты-укучыларны әйләнә-тирәлекнең торышын яхшыртуга  җәлеп итү.

Акция барышында түбәндәге бурычлар чишелде::

1) Камышлы елгасының ярларын һәм агачлыкны көнкүреш калдыкларыннан чистарту;

2) чишмәне төзекләндерү;

3) волонтерлык хәрәкәтен үстерү;

4) укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү.

Акцияләрдә катнашу безнең өчен бик мөһим, чөнки балалар катнашында акцияләр өлкәннәрне дә чисталыкны саклау кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итә. Соңыннан укучылар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен яздылар. Без әти-әниләр, олылар һәм балалар  табигатькә җавапсыз карамаслар дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International