Мәктәпнең 50 еллыгына 50 кызыклы очрашу

2019 елның 14 сентябре, шимбә

Мәктәпнең алтын юбилеена багышланган очрашуларның кунагы Әлфия Мансур кызы Әсәдуллина булды. Ул гомеренең 30 елын шушы белем учагында уздырган: 10 ел укыган, 20 ел шушы мәктәптә балаларга тәрбия, белем биргән. Тәҗрибәле педагог бүген дә бетмәс энергиясе белән сокландыра. “Яхшылык эшләгез. Яхшылык дөньяны саклап калырга сәләтле”. Бу сүзләр очрашуны төп девизы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International