Бүген утырышлар залында район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барган атналык район Советы киңәшмәсе булды.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча "Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау нәтиҗәләре турында" Шәрипов Альберт чыгыш ясады.
Өлкәннәр көнен үткәрү турында район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова сөйләде.
Өченче мәсьәлә буенча «Демография «милли проектының үтәлеше турында» сүз «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Фәридә Рәхимовага бирелде.
Аннары киңәшмәдә катнашучыларны авыл җирлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләр белән Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов таныштырды.