13 сентябрьдә «Мәгариф» журналы редакциясе «ФДББС буенча иң яхшы дәрес» һәм «Яшел бишек» бәйгеләренә йомгак ясады. Җиңүче укытучылар һәм тәрбиячеләр Казанның «Татмедиа» АҖ брифинглар залына чакырылды. Очрашу мөгаллимнәр өчен дә, редакциябез хезмәткәрләре өчен дә зур бәйрәм булды.
«Биология» номинациясе буенча Сарман гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зимфира Шакирҗанова «Гөмбәләр – безнең дуслар» язмасы өчен – I урынга, Ләке төп мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Әлфия Михайлова «Кычыткан безгә дусмы, дошманмы?» язмасы өчен – II урынга лаек булды.
«Экология» номинациясе буенча Зур Нөркәй урта мәктәбе филиалы – Юлтимер төп мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучылары Әлфирә Ибраһимова һәм Гөлнара Хәбибуллина «Кызыл китап ни сөйли?» язмасы өчен II урынны алды.