Балалар китапханәсе «Шагающий автобус» акциясенә кушылды.

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе
«Лилия» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Шагающий автобус» акциясендә катнаштылар, аның максаты балаларны торак пунктның урам – юл инфраструктурасы белән таныштыру иде. Акция исеме язылган плакат белән балалар ЮХИДИ инспекторы, юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәре һәм балалар бакчасының «Әтиләр советы» вәкилләре белән бергә Җәлил, Терешкова, Ленин урамнары буйлап уздылар. Балаларны «Фиксики» әкият геройлары озатып йөрделәр, алар җәяүлеләр кичүендә куркынычлык турында кисәттеләр, балаларга үз киңәшләрен бирделәр. Балалар транспорт һәм җәяүле светофорларының сигналларын белүләрен практикада ныгыттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International