РФ Генераль прокуроры боерыгы белән Сарман районы прокуроры итеп Федоровская Татьяна Анатольевна билгеләнде.
Башкарма комитетта җыелганнарга яңа прокурорны тәкъдим итү өчен учреждение һәм оешма җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков килде. Ул Татьяна Федоровскаяның Сарман районы прокуроры итеп билгеләнүе турында РФ Генераль прокуроры боерыгын укыды, аның хезмәте турында сөйләде, яңа урында уңышлар теләде һәм символик портфель тапшырды.
Илдус Нәфыйков шулай ук районның элеккеге прокуроры Эльдар Сабировка һәм 3 ай дәвамында район прокуроры вазыйфаларын башкарган Олег Ульянченкога да рәхмәт белдерде.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин яңа прокурорны вазифага керешүе белән котлады, районның барлык структуралары белән уртак конструктив һәм килешеп эшләүләрен теләде.
Ул шулай ук Эльдар Сабировка районыбыздагы намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде, яңа вазыйфасында уңышлар теләде (хәзер Казан шәһәренең Киров районы прокуроры), аңа Рәхмәт хаты тапшырды. Район башлыгы Олег Ульянченконың район прокуроры вазыйфаларын башкарганда зур эш башкаруын билгеләп үтте.
Районның яңа прокуроры Татьяна Федоровская җылы теләкләре өчен рәхмәт белдерде, барлык хокук саклау органнары, район җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә эшләргә һәм аңа күрсәтелгән ышанычны акларга тырышачагын әйтте.