Укуның беренче көннәреннән үк балалар хәрәкәте активистлары тантаналы көнгә әзерләнә башладылар. 16 сентябрь көнне иртән мәктәп коридорларында музыка яңгырады һәм бәйрәм флэш-мобы узды. Бу көнне балалар башлангыч сыйныф укучылары белән әңгәмәләр оештырдылар, мәктәптә һәм илебездә балалар хәрәкәте тарихы һәм традицияләре турында сөйләделәр. Балаларның яңа уку елына идеяләре һәм уй-фикерләре шактый.