психологик ярдәм көне

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Агымдагы елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) чираттагы психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль шартларда үзләрен кызыксындырган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик пландагы башка "балалар"мәсьәләләре буенча консультацияләр һәм киңәшләр ала алачаклар.Чараның үзенчәлеген исәпкә алып һәм белгеч-психолог белән нәтиҗәле эшләү максатыннан, анда катнашырга теләгән гражданнарга (843) 236-61-64 телефоны буенча алдан язылырга кирәк. Сарман районы буенча Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Идрисова Г. Я.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International