20 сентябрь көнне Сарман авылының "Старт" балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында "Милләтләр кроссы-2019" Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында җиңел атлетика кроссы буенча Сарман районы беренчелеге булып узды. Анда "Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе" командасы да бик актив катнашты.