«Җәлил гимназиясе»ндә ата-аналар җыелышы

2019 елның 20 сентябре, җомга

19 нчы сентябрь көнне «Җәлил гимназиясе»ндә ата-аналар җыелышы булып узды. Кереш сүз белән гимназия директоры Булатова Гөлнара Назыйф кызы чыгыш ясады. Җыелышны «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Сарман районы бүлекчәсе җитәкчесе Ситдыйкова Алсу Разин кызы дәвам итте. Ул кечкенә җәяүлеләрне һәм велосипедчыларны нинди куркынычлар көтүе турында сөйләде һәм ата-аналарны балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрергә чакырды. Ата-аналар бик актив булдылар, озынайтылган көн группасы, биш көнлек уку атнасы һәм кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру буенча сораулар бирделәр. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Заһидуллина Роза Фердәүс кызы БДИ кагыйдәләре турында чыгыш ясады. Ул укучыларны нинди авырлыклар көтә һәм аларны ничек җиңәргә икәнлеген сөйләде. “Гаиләдә психологик хәл монда мөһим роль уйный”-, дип билгеләп үтте Роза Фердәүс кызы. Гөлнара Назыйф кызы һәрбер укучының бер зур гаилә әгъзасы булуын тагын бер кат ассызыклады һәм җыелышны уңай нотада тәмамлады, барлык катнашучыларга сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International